Барлык яңалыклар

Без алдан атлыйбыз

Башкортстан Идел буе федераль округында алдынгы! Нинди рейтингтамы? Балалар сәнгать мәктәпләрен музыка кораллары белән тәэмин итү буенча.

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда иң мөһим юнәлешләрнең берсе – балалар сәнгать мәктәпләрен музыка кораллары белән тәэмин итү. Бу чаралар буенча Башкортстан Идел буе федераль округында лидерлар рәтендә.
Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр иткәнчә, контрактация тулысынча төгәлләнгән, акчаларны актив үзләштерү һәм җиһазлар белән тәэмин итү бара. Мәсәлән, 14 балалар сәнгать мәктәбе һәм өч көллият 457 данә музыка инструменты, 1152 берәмлек җиһаз, 1922 уку материалы алачак.
Музыка инструментлары арасында иң сыйфатлы һәм кыйммәтлеләре бар. Мәсәлән, 9,64 млн сумлык ике C. Bechstein D рояле, 950 мең сумлык "Юпитер-2" баяннары, "Кайзерберг", "Каваи", "Михаил Глинка" пианинолары (бәяләре 600 мең сумнан 900 мең сумга кадәр).
Җиһазлар сыйфатында ноутбук, проектор, принтер, монитор, тавыш картасы, микрофон, микшер пульты, радиосистема, көзге һәм хореография заллары өчен станок, интерактив панель, мольберт, гончар түгәрәге, линогравюралар өчен станоклар һәм башка материаллар сатып алына.
Читайте нас: