Барлык яңалыклар

ВТБ банкы ипотека буенча субсидияләр түли

ВТБ банкының Башкортстан филиалы һәм Торлак программаларын тормышка ашыру буенча төбәк идарәлеге хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Бу эш Башкортстанда «Торлак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды.Ипотека буенча субсидияләр түләү тәртибе турында тулырак – сайтта!

ВТБ банкының Башкортстан филиалы һәм Торлак программаларын тормышка ашыру буенча төбәк идарәлеге хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Бу эш Башкортстанда «Торлак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Ипотека буенча субсидия алу шартлары турында тулырак – сайтта!
Килешү нигезендә, яклар республика халкына ипотека кредитлары буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирәчәк. Бу чараларны алар бергәләп гамәлгә ашырачак. Әлеге эш, барыннан да элек, коронавирус инфекциясе таралу шартларында төбәк икътисадының тотрыклылыгын арттыруга юнәлтелгән.
Субсидиягә дәгъва итүче ипотека килешүләре 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 2020 елның 1 апреленә кадәр төзелеп, әле дә гамәлдә булырга тиеш. Республика Хөкүмәте тарафыннан бирелә торган субсидия күләме агымдагы елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр ипотека буенча процент ставкасының өч процентын тәшкил итәчәк. Акча программада катнашучы заемчылар исәбенә ай саен күчереләчәк.
Әлеге ташлама белән өч һәм аннан да күбрәк балалы клиентлар, инвалидлар яки инвалид балалар тәрбияләүче гаилә әгъзалары, ялгыз аналар һәм әтисе яки әнисе вафат яки балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар яки аталар файдалана ала. Субсидияне шулай ук 2020 нче елның 15 нче мартыннан 1 нче июненә кадәр эшсез калган гражданнар да алырга мөмкин. Дөрес, аларның эштән бушатылуы хезмәт дисциплинасын бозу белән бәйле булмаска тиеш.
Бүгенге көнгә кадәр меңләгән заемчы-физик зат дәүләт һәм банк тәкъдим иткән ярдәм чараларыннан файдаланган.
Фото: https://proural.info
Читайте нас: