Барлык яңалыклар

Мәдәният учаклары дөрләп яначак

13 районында 15 клуб һәм китапханә төзекләндерелә һәм төзелә.

Агымдагы елда Башкортстанның 13 районында 15 муниципаль мәдәният объектлары, ягъни клуб, китапханәләргә төзекләндерү үткәрелә. Гомумән алганда, “Мәдәният” милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр 85 мәдәният объектын капиталь төзекләндерү һәм яңаларын төзү планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.
Әлеге мәдәният учаклары арасында Сибай филармониясе, 300 урынга исәпләнгән Илеш районы Ябалак авылында төзелүче яңа клуб та бар. Шулай ук Стәрлетамак шәһәренең Башкорт мәдәният көллиятендә, Башкорт драма театрында масштаблы төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Егерме миллион сумга якын федераль акчаларга Зилаер авылында мәдәният һәм ял үзәге төзекләндереләчәк.
"Республика башлыгы ярдәме белән, 2019 елдан башлап, беренче тапкыр мәдәният учреждениеләре республика бюджетыннан модернизацияләүгә субсидия ала башлады: әйтик, 2019 елда бу максатларга 135 миллион сум, 2020 елда 265 миллион сум бүлеп бирелгән”, – дип билгеләп үтте мәдәният министры.
15 объектның 9ында капиталь төзекләндерү алдан планлаштырылган вакытта тәмамлана. Яңартылган мәдәният объектларын ачу июль-август айларына планлаштырылган.
Фото: Bashinform
Читайте нас: