Барлык яңалыклар

Онлайн-викторинада көч сына!

Бөтенрусия халык санын алу сайтында онлайн-викториналар бара. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә акчалата бүләкләр каралган.Үткән викторинада 85 сорау булып, аларның 45нчесе – Башкортстан турында: “2010 елгы халык санын алу буенча Башкортстан Республикасында ничә милләт яши?”. Җавабын беләсезме?

Русия тарихы һәм статистикасы белән кызыксынучылар өчен өчен кызыклы викториналар әзерләнгән. Сораулар халык санын алу мәгълүматларына нигезләнгән һәм Русия төбәкләре санына тәңгәл – 85. Әлегә «Руссия: кешеләр, саннар, фактлар» дип аталган викторинаның икенче этабы тәмамланды.
Сылтама буенча кереп, регистрация үтәргә һәм көчне сынап карарга була. Моның өчен Бөтенрусия халык санын алу сайтын (www.strana2020.ru/) күзәтеп барырга кирәк.
Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә акчалата бүләкләр дә каралган (http://quiz.strana2020.ru/rules.pdf?ver=5).
Викторинада катнашучыларга бер атна вакыт бирелгән булган. Һәм алар ил тарихы һәм аның табигый байлыклары, статистика, халык исәбен алуларда катнашкан атаклы кешеләр турында 85 сорауга җавап эзләгән. Кыскасы, үз эрудицияңне күрсәтергә, күп кенә яңа кызыклы фактлар белергә яхшы форсат бу.
Мәсәлән, 48нче сорау мондый: 2010 елгы сан алу нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасында ничә фән докторы булган? Дөрес җавап: 2219.
50нче сорау: Чувашстанның гербында күркәләр бар. Алар нинди үсемлекнеке? Дөрес җавап: Колмак.
Ә инде 45нче сорау Башкортстан турында: 2010 елгы халык санын алу буенча Башкортстан Республикасында ничә милләт яши? Дөрес җавап: 160.
Читайте нас: