Барлык яңалыклар

Кәркәле һәм Өршәк халкы сәламәтлеген ныгытачак

ФАПлар июль башында ук беренче пациентларны кабул итә башлаячак.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проектын тормышка ашыру кысасында Башкортстанның Миякә районы Өршәк һәм кече Кәркәле авылларында фельдшер-акушер пунктлары ачылуга әзерләнә. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренә караганда, алар икесе дә элекке фельдшер-акушерлык пунктлары ихатасында урнашкан. Модульле ФАПларны урнаштыру ике атна элек башланган иде. Хәзер барлык коммуникацияләр үткәрелә. Яңа ФАПларны ЭКГ аппаратлары, дефибриляторлар, дезинфекцияләү өчен шкафлар, шулай ук мебель белән җиһазландырачаклар. “Фельдшер-акушер пунктларының иске биналары капиталь төзекләндерелергә тиеш түгел инде, – дип ассызыклады Миякә үзәк район дәваханәсе баш табибы Илшат Гыйлемҗанов. – “Сәламәтлек саклау” милли проекты ярдәмендә кыска вакыт эчендә уңайлы, заманча модульле ФАПлар сафка басты. Июль башында ук без беренче пациентларны кабул итә башлыйбыз".
Милли проектлар – 2024 елга кадәр ил үсешенең Русия Президенты Владимир Путинның май Указында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләре. Хәзерге вакытта Русиядә 13 милли проект тормышка ашырыла. Алар арасында – “демография”, “мәдәният”, “сәламәтлек саклау”, “мәгариф”, “хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “торак һәм шәһәр тирәлеге”, “экология”, “хезмәт җитештерүчәнлеге”, “фән”, “цифрлы икътисад”, “кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм”, "халыкара кооперация һәм экспорт", шулай ук магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы. 2024 ел ахырына кадәр илкүләм проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.
Фото: пресс-служба Минздрава РБ.
Читайте нас: