Барлык яңалыклар

Хезмәт җитештерүчәнлеге үсә

“Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм мәшгульлекне тәэмин итү” гомумдәүләт проекты аркасында, “Сальвия” төзелеш компаниясе үзенең җитештерүчәнлеген 20 процентка арттыра алган.

«Сальвия» төзелеш компаниясе әлеге гомумдәүләт проектында катнашучылар исемлегенә 2019 елның көзендә керде. Шушы вакыт эчендә предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген 20 процентка арттыра алды.
Предприятиенең эш төркеме хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә штукатур эшләр алып бару өчен өчен маяклар урнаштыру буенча стандартлар эшләде һәм гамәлгә кертте. Шуның аркасында штукатур эшләрен тизләтү һәм бракны юкка чыгару мөмкинлеге туды, бу хезмәт җитештерүчәнлеген 3 процентка арттырырга мөмкинлек бирде. Тагын бер нәтиҗә – стеналарның әзер булмавы аркасында штукатур эшләренең тукталып тору вакыты кимеде, шулай ук һәр квадрат метрга кулланылган чималга да экономия ясалды.
– Безнең фикеребезчә, иң авыры хезмәткәрләрне үзгәрешләр кирәклегенә инандыру булды, – ди "Сальвия" төзелеш компаниясенең техник мәсьәләләр буенча директор урынбасары Артур Сәгыйтов. – Әмма уртак көч белән без оптималь һәм гадәти булмаган карарлар чыгардык. Биредә экспертларыбызның зур тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыгын билгеләп үтәргә кирәк. Алар кешеләрне эшкә мотивацияләүнең яңа юлларын уйлап таптылар.
Фото: Salviaufa.ru
Читайте нас: