Барлык яңалыклар

Яңа микроскоп кайткан

ScanScope CS сканерлаучы микроскобы онкология диспансерына нигә кирәк булган?

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Онкология авырулары белән көрәш" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерына сканерлый торган микроскоп (микропрепаратлар сканеры) ScanScope CS кайтартылды.
Яңа җиһаз патоморфологик препаратларны сканерлау этапларын автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук нәтиҗәләрне башка белгечләр дә үз компьютерларында, шул исәптән телеконсультацияләрдә, куллана алачак
Бу сканерны онкологик пациентларга медицина ярдәме күрсәтү системасына кертү амбулатория этабында медицина ярдәменең сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук әгъзаларны саклап калуны күздә тоткан хирургик операцияләр санын арттыруга, пациентларның яшәү сыйфатын яхшыртуга китерәчәк.
Медицина учреждениесендә әйтүләренчә, онкологиядә патологоанатомия хезмәте диагностикага нигезләнә, яман шеш патогенезын тикшерүгә юнәлтелә. Һәм бу хезмәткә карата заманча таләпләр диагностиканың яңа ысуллары барлыкка килү, классификациянең яңа системаларын кертү, күп кенә онкологик авыруларның патогенезы этиологиясен яңадан карау белән бәйле рәвештә бик нык үсеш алды.
Читайте нас: