Барлык яңалыклар

Фермерлар өчен мәктәп

Башкортстанда “фермер мәктәбе” дигән укулар узачак.

Анда белем алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Башкортстанда “фермер мәктәбе” проекты республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты ярдәме белән башкарыла.
– “Фермер мәктәбе”ндә уку бушлай. Уку курсларын оештыру һәм катнашучыларны җәлеп итү өчен барлык чыгымнарны Россельхозбанк үз өстенә ала, – дип белдерде Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат секретаре Алмаз Галимов. – Мәктәп укучыларын конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар. Конкурста катнашу өчен гаризалар крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларыннан, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларыннан кабул ителә. Алар шулай ук Башкортстанның авыл территориясендә яшәргә һәм югары яки урта һөнәри белемгә ия булырга тиеш.
Бу укыту проектында катнашырга теләүчеләр 12 июльгә кадәр ит терлекчелеге, сөт терлекчелеге һәм терлек продукциясе эшкәртү (сыр җитештерү) юнәлешләре буенча эссе, презентация яки видеоролик тәкъдим итәргә тиеш.
“Фермер мәктәбе”ндә укулар Башкорт дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Уку курсының озынлыгы ике ай.
“Фермер мәктәбе” проекты Русия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләнгән “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: twitter.com
Читайте нас: