Барлык яңалыклар

Яңа гомумдәүләт проекты туризмга багышланачак!

Киләсе елдан Русиядә яңа, 14нче гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла башлаячак. Ул туризмны үстерүгә багышланырга тиеш. Гүзәлләрдән-гүзәл табигатькә, тарихи һәйкәлләргә ия булган Башкортстан өчен аның әһәмияте бәяләп бетергесез.

Киләсе елдан Русиядә яңа, 14нче гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла башлаячак. Ул туризмны үстерүгә багышланырга тиеш. Гүзәлләрдән-гүзәл табигатькә, тарихи һәйкәлләргә ия булган Башкортстан өчен аның әһәмияте бәяләп бетергесез.
Хәзерге вакытта Русиядә эчке һәм чит ил туристларын үзебезгә җәлеп итүгә юнәлтелгән 14 нче гомумдәүләт проекты эшләнә. Бу хакта «Опора России» җәмәгать оешмасы президенты Александр Калинин хәбәр итте.
Яңа проектның төп бурычы – туристлар агымын һәм туризм тармагында керемнәрне арттыру. Моның өчен Русия Хөкүмәте туроператорлар чыгымнарын каплый башларга, шулай ук пассажирлар йөртүне арзанайтырга, чит ил кешеләре өчен электрон виза системасын кертергә ниятли.
14 нче проектны гамәлгә ашыру киләсе елда ук башланачак һәм ел саен кимендә 80 миллиард сум таләп итәчәк.
"Хәзер эчке һәм чит ил туризмы буенча гомумдәүләт проектын төзү өчен иң уңайлы вакыт, — дип саный Александр Калинин. — Тышкы базарлардагы вәзгыятьне һәм русиялеләрнең әлегә чит илгә чыга алмавын искә алсак, моннан мотлак файдаланып калырга кирәк".
Хөкүмәттә гомумдәүләт проектын вице-премьер Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә сигез эшче төркем әзерли. Мондый төркемнәр составына эшлекле берләшмәләр, дәүләт компанияләре, профильле ассоциацияләр вәкилләре кергән.
Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путинның май Указында билгеләнгән 2024 елга кадәр ил үсешенең өстенлекле юнәлешләребулып тора.
Хәзерге вакытта илдә 13 гомумдәүләт проекты эшли. Алар арасында «Демография», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торлак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Фән», «Санлы икътисад», «Кече һәм урта эшкуарлык, бу өлкәдәге башлангычларга ярдәм», "Халыкара кооперация һәм экспорт", шулай ук магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы бар.
2024 ел ахырына кадәр бу проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.
Әйтик, Башкортстанда гына да 2020 елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру өчен каралган бюджет акчаларының гомуми күләме 31 миллиард сумнан артып китә. Шуларның 20 миллиард сумы – федераль акчалар.
Федераль финанслау күләме буенча Башкортстан хәзер Идел буе федераль округында Самара өлкәсеннән кала икенче урында тора.
Фото: Bashadventure.ru
Читайте нас: