Барлык яңалыклар

Светофорлар кирәк ул!

Уфада биш участокта яңа светофорлар пәйда булды. Алар – “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсе.

Башкортстан Дәүләт транспорт комитетында белдерүләренчә, Уфада “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә юл хәрәкәте иминлеге арта бара.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы өч елда башкаланың урам-юл челтәренең 112 участогы норматив хәлгә китерелгән. 2020 елда 22 участокны ремонтлау планлаштырыла.
Шулай ук гомумдәүләт проект кысаларында, юл ремонтыннан тыш, транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, биш участокта – Трамвай һәм Адмирал Макаров, Аксаков һәм Свердлов, Русия һәм Төньяк проезд, Беренче май һәм Маяковский урамнары чатында, Мәҗит Гафури урамындагы 4 нче торак йорт районында светофорлар урнаштырылды.
Җәяүлеләр сукмагы зонасында һәм мәктәпләр янында җәяүлеләрне таптау очракларын булдырмау өчен быел шулай ук 1200 метр озынлыктагы киртәләр кую планлаштырыла. Һичшиксез, болар барысы да юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырырга һәм юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Милли проектлар – ил үсешенең Владимир Путинның Май указларында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләре.
Милли проектларның гомуми бюджеты 2024 ел ахырына кадәр 25,7 трлн сум тәшкил итәчәк.
Читайте нас: