Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проекты ярдәмендә юл хәрәкәте иминлеге арта

Соңгы өч елда Башкортстан башкаласының урам-юл челтәренең 112 өлеше норматив хәлгә китерелгән.

Уфада “куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектын тормышка ашыру сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеге арта, дип билгеләделәр Башкортстанның Транспорт буенча дәүләт комитетында.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, соңгы өч елда Башкортстан башкаласының урам-юл челтәренең 112 өлеше норматив хәлгә китерелгән. Юл-төзелеш сезонында 2020 елда 22 юл участогын төзекләндерү планлаштырыла.
Юл төзекләндерүдән тыш, илкүләм проект кысаларында, транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен, күптән түгел биш участокта – Трамвай һәм Адмирал Макаров, Аксаков һәм Свердлов, Россия һәм Төньяк юл, Беренче Май һәм Маяковский урамнары киселешендә, Мәҗит Гафури урамы буенча 4нче санлы торак йорт янында светофорлар урнаштырылган.
“Җәяүлеләр кичүе зонасында һәм мәктәпләр янындагы җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә юл куймас өчен, бу җәйдә шулай ук 1200 погон метр озынлыктагы периль коймалар кую планлаштырыла. Болар барысы да юл хәрәкәте иминлеген арттырырга һәм юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк”, – дип хәбәр итә Башкортстанның Транспорт буенча дәүләт комитетының матбугат үзәге.
Милли проектлар – 2024 елга кадәр ил үсешенең Русия Президенты Владимир Путинның май Указында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләре булып тора. Хәзерге вакытта Русиядә 13 милли проект тормышка ашырыла. Алар арасында “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Демография”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге”, “Фән”, “Санлы икътисад”, “Урта һәм кече эшкуарлык һәм эшкуарлыкка ярдәм”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, шулай ук магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы кергән.
2024 ел ахырына кадәр илкүләм проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.

Фото: ufa.bezformata.com
Читайте нас: