Барлык яңалыклар

Яңа мәктәп төзиләр

198 урынлык башлангыч мәктәп икенче сменаны бетерү максатыннан планлаштырылган. Аны Башкортстанның кайсы районында төзелә, дип уйлыйсыз?

Социаль объектлар төзү – бик четерекле процесс. Ул заказчыдан да, төзүчеләрдән дә күп көч һәм акча гына түгел, ә проектлау этабында ук озак вакыт таләп итә. Чакмагыш районында да яңа мәктәп төзелешен бар яклап һәм җентекләп уйлаганнар. Халыкка уңайлы шартлар тудыру өчен, мәктәп кенә түгел, хәтта тулаем бер комплекс төзүне максат итеп куйганнар. Аның проекты шактый вакыт дәвамында эшләнгән, һәм менә аны тормышка ашырыр вакыт та җиткән.
Яңа 198 урынлык башлангыч мәктәп төзелеше икенче сменаны бетерү максатыннан планлаштырылган. Аның бинасын «Уфа газ компаниясе» ҖЧҖе төзиячәк.
Булачак мәктәп микрорайонында мәктәптән тыш, блоклы котельня, спорт мәйданчыклары, керү юлы төзеләчәк. Шулай ук әлеге территориядә яшәүчеләргә барлык коммуникацияләре булган җир кишәрлекләре бүлеп биреләчәк.
Күптән түгел районга Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Александрович Лысов килде. Ул подрядчы оешма вәкилләре белән берлектә «Чакмагыш авылы Яшьләр микрорайонының комплекслы компактлы төзелеше»н башлау мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Әлбәттә, куелган максатларга бер көн эчендә генә ирешү мөмкин түгел, әмма бердәм һәм тату эшләгәндә, яшәр өчен яхшы шартлар тудырырга мөмкин.
Әлеге вакытта төзелеш булачак мәйданны киртәләп алу, грунт чыгару эшләре башланган, экскаватор, йөк машиналары эшли, саклау посты булдырылган.
Төзелеш бюджет исәбенә һәм "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" республика программасы кысасында башкарыла.
Читайте нас: