Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проектларына акча бар!

Башкортстан Хөкүмәтендә узган атналык киңәшмәдә белдерелүенчә, гомумдәүләт проектларын башкарып чыгуга 2020 елда 31,1 миллиард сум акча бүленәчәк.

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.
Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе, беренче вице-премьер Илшат Таҗетдинов әйтүенчә, әлеге эш план буенча бара.
— 2020 елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга каралган бюджет акчаларының гомуми күләме 31,1 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 20 миллиарды – федераль казнадан бүленә, – дип билгеләп үтте беренче вице-премьер. – Федераль финанслау дәрәҗәсе буенча Башкортстан Идел буе федераль округында Самара өлкәсеннән генә калышып, икенче урында тора.
«Демография», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Кече һәм урта эшкуарлык» кебек гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда иң яхшы күрсәткечләргә ирешелгән. Мәсәлән, беренче бала, шулай ук өченче яки аннан соңгы балалар туганда бирелә торган айлык түләүләрне 20 меңнән артык гаилә алган. 700 дән артык баласыз гаилә ясалма орлыкландыру аша сабыйларын күрү бәхетенә ия булган. Дәвалау оешмалары, заманча җиһазлар сатып алып, үз матди-техник базаларын ныгыталар.
«Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
— 2020 елда Шаран һәм Нурман районнарында ике яңа мәктәп ачылачак, тагын берсе Нефтекама шәһәрендә төзелә, – дип хәбәр итте Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. —Мәктәпләрдә «үсеш ноктасы» дип аталган 42 санлы һәм гуманитар профильле үзәк ачылачак, 48 авыл мәктәбендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен матди-техник база яңартылачак. Республика педагоглары һөнәри осталыкларын өзлексез күтәрү үзәгенә ия булачак.
Гомумдәүләт проектларын башкарып чыгу өстендә эш дәвам итә.
Фото: bashinform.tilda.ws
Читайте нас: