Барлык яңалыклар

“Түземсезлек белән көтәбез!”

Чакмагышлылар яңа поликлиника турында ни уйлый?Фотода Кашкар авылыннан Фәйрүзә һәм Мәсгуть ЗЫЯЗЕТДИНОВлар, Фәйрүзә ГӘРӘЕВА, Рида ЗИННӘТУЛЛИНА (уңнан сулга).

Чакмагыш район үзәгенә килгән кеше шуңа игътибар итә: биредә берничә урында төзелеш эшләре башланган. Куәтле техника эшли, туфрак, балчык катламы алынып, тау-тау итеп өеп куелган. Каска һәм махсус жилетлар кигән төзүчеләр күзгә чалына. Бу үзе үк шатлык хисләре уята: төзелеш кайный, димәк, тормыш алга бара.
Чакмагыш районы халкы аеруча көтеп алган объектларның берсе, ул, әлбәттә инде, – яңа поликлиника. Ник дигәндә, 1974 елда төзелгән элеккеге поликлиника бинасы заманча таләпләргә җавап бирми башлаган иде. Ләкин аны куллану дәвам итәчәк: ул яңа бинаның икенче катына җылы коридор белән тоташачак. Яңа поликлиникада рентгенодиагностика бүлеге, балалар консультациясе, янгын посты, эндоскопия (гастроскопия, колоноскопия) бүлеге, хирургия, хатын-кызлар консультациясе, эндокринология һәм офтальмология кабинетлары, клиник-диагностик лаборатория, административ-хуҗалык бүлмәләре урнашачак.
Коронавирус шартларында сәламәтлек саклау учреждениеләренең кирәклеге аеруча нык сизелде. Чакмагыш авылы үзәгендәге поликлиникада да температуралы, томау билгеләре булган пациентлар аерым ишектән кабул ителә. Килүче пациентлар эчкә социаль дистанция саклап кына үтә.
Яңа поликлиника көненә 250 пациент кабул итәргә сәләтле булачак. Изге Рамазан ае башланганда старт алган төзелеш кызу темплар белән җәелдерелгән. Инде фундамент блокларын тезә башлаганнар. Проект буенча, бина өч катлы булыр дип күзаллана. Объектның гомум бәясе, төзелеш-монтаж эшләре һәм кирәкле җиһазлар сатып алу белән бергә, якынча 400 миллион сум булачак.
Бинаны "Корунд" ҖЧҖе төзи, финанслауга бюджеты акчалары җәлеп ителгән, һәм әлеге эш «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Поликлиниканың гомум мәйданы 4900,1 квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. Төзелеш эшләре ике ел барачак дип көтелә. Яңа поликлиника үз ишекләрен 2021 ел азагында ачар, дип күзаллана.
Без, төзелештә булып, төзүчеләрнең һәм поликлиникага килүчеләрнең фикерләрен белештек.
Экскаваторчы Фларит ГАРИФУЛЛИН: “Халык бу төзелешне озак көтте. Ниһаять, чакмагышлыларның хыялы тормышка ашачак – төзелеш башланды. Үземнең бу кирәкле эштә катнашым булуына горурланам. Эш яхшы оештырылган, объектта тулы тәртип, һәркем үз урынында. Төзүчеләр арасында яшьләр шактый булуы куанычлы, димәк, безгә алмашка яшьләр үсеп килә”.
Кашкар авылыннан поликлиникага килгән Фәйрүзә һәм Мәсгуть ЗЫЯЗЕТДИНОВлар, Рида ЗИННӘТУЛЛИНА, Фәйрүзә ГӘРӘЕВА исә болай диделәр: “Бу поликлиника өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, бигрәк тә балалар өчен кирәк. Ансыз яшәп булмый бит. Авырсаң, йөгереп, шушында киләсең. Белешмәләр алу, анализлар бирү өчен дә поликлиника ишеген кагасың. Балалар үскәндә, табиб күзәтүе аеруча нык кирәк. Безнең авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. Әмма махсус белгечләр консультациясен бары тик район үзәгендә алып була, Уфага юлламаны да алар бирә. Бәләкәй авыллардан килүчеләр өчен поликлиникада уңайлы шартлар булу бик мөһим бит: иртән – килеп, аннан авылга кайтып өлгерергә дә кирәк. Белгечләр, лабораторияләр бер бинада булса, җайлы булыр иде. Бу төзелешне кузгатучы кешеләргә бик рәхмәтлебез, игелек күрсеннәр”.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: