Барлык яңалыклар

Эшкуарларга яшел юл

"Уфа шәһәренең иң яхшы эшмәкәре 2019" конкурсына документлар кабул ителә.

Әлеге конкурс кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча муниципаль программа кысаларында уздырыла, һәм ул Башкортстан башкаласында «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга актив ярдәм итәчәк.
Конкурсны Уфа шәһәре администрациясе һәм Уфа шәһәр кече эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау фонды оештыра. Анда Уфа территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнаша ала.
«2019 Уфа шәһәренең иң яхшы эшкуары» конкурсында җиңүчеләр ун номинациядә билгеләнәчәк:
  1. «Җиңел сәнәгать продукциясен җитештерү өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»;
  2. «Җитештерү өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»;
  3. «Югары технологияле җитештерү өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»;
  4. «Җәмәгать туклануы өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»;
  5. «Күпләп һәм ваклап сату өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары»;
  6. «Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә елның иң яхшы эшкуары» – көнкүреш хезмәтләре, транспорт, кунакханә бизнесы, туризм, консультация хезмәтләре, бухгалтерлык исәбе, хокукый тәэмин итү, полиграфия хезмәтләре, реклама һәм башкалар;
  7. «Елның иң яхшы социаль эшкуары» (сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, хәрби хезмәткәрләргә социаль ярдәм, психик һәм акыл тайпылышлары булган балаларны һәм өлкәннәрне реабилитацияләү өлкәсендәге эшчәнлек һәм социаль проблемаларны хәл итүне максат иткән башка эшчәнлек);
  8. «Авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек продуктларын җитештерү, эшкәртү өлкәсендә иң яхшы эшкуар»;
  9. «Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә иң яхшы эшкуар»;
  10. «Иң яхшы яшь эшмәкәр» (30 яшькә кадәр).
  11. Документларны 19 июньгә кадәр тапшырырга кирәк.
    Читайте нас: