Барлык яңалыклар

Безгә туристлар агылачак!

Башкортстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен каралган бюджет акчаларының гомуми күләме 31 миллиард сумнан артып китә. Шуларның 20 млилиард сумы – федераль акчалар.

Хәзерге вакытта Русиядә эчке һәм чит ил туризмына ярдәм итүгә юнәлдерелгән 14нче милли проект эшләнә. Бу хакта “Опора России” президенты Александр Калининга сылтама белән “Известия” гәзите хәбәр итә.
Яңа илкүләм проектның төп бурычы – туристлар агымын һәм тармакта керемне арттыру. Моның өчен Русия Хөкүмәте туроператорлар чыгымнарын финанслый башларга, шулай ук пассажирлар йөртүне арзанайтырга, чит ил кешеләре өчен электрон виза кертергә ниятли.
14нче проектны гамәлгә ашыру киләсе елда ук башланачак һәм ел саен кимендә 80 миллиард сум таләп ителәчәк.
“Хәзер эчке һәм чит ил туризмы буенча илкүләм проект төзү өчен иң кулай вакыт, – дип саный Александр Калинин. – Тышкы базарлардагы вәзгыятьне һәм русиялеләрне әлегә чит илгә кертмәү фактын исәпкә алып, ул актуаль булып кала”.
Хөкүмәттә илкүләм проектны вице-премьер Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә сигез эшче төркем әзерли. Төркемгә эшлекле берләшмәләр, дәүләт компанияләре, профильле ассоциацияләр вәкилләре кергән.
Милли проектлар – 2024 елга кадәр ил үсешенең Русия Президенты Владимир Путинның май Указында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләре.
Хәзерге вакытта 13 милли проект тормышка ашырыла. 2024 ел ахырына кадәр илкүләм проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.
Башкортстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен каралган бюджет акчаларының гомуми күләме 31 миллиард сумнан артып китә. Шуларның 20 млилиард сумы – федераль акчалар. Федераль финанслау дәрәҗәсе буенча республика хәзер Идел буе федераль округында Самара өлкәсеннән кала икенче урында тора.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text
Читайте нас: