Барлык яңалыклар

Сәламәтлек – үзе зур байлык!

Быел республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен 5,6 миллиард сум акча бүленәчәк, шуның 4 миллиарды – федераль бюджеттан. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.

Быел республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен 5,6 миллиард сум акча бүленәчәк, шуның 4 миллиарды – федераль бюджеттан. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.
Мәсәлән, “Беренчел медик-санитар ярдәме күрсәтү системасын үстерү” төбәк проекты кысаларында фельдшер-акушер пунктларын лицензияләү процедурасы инде тәмамланган. Хәзер пациентларның саулыгын диспансер шартларында күзәтү эше тизләтеләчәк. Мондый күзәтү дистанцияле (телемедицина) консультацияләрне, төрле бәйләнеш мөмкинлекләрен (телефоннан шылтырату, sms-хәбәр һәм башка ысуллар) үз эченә ала.
Моннан тыш хроник авырулы пациентларга дәвалау рецептларын мөмкин кадәр озаграк вакытка билгеләү, аларны дистанцион рәвештә тутыру һәм өйгә китереп җиткерү мөмкинлекләре булдырылачак. Быел шушы проектны тормышка ашыру өчен 422 миллион сум тотылырга тиеш.
Фельдшер-акушерлык пунктларына һәм табиб амбулаторияләренә килгәндә, быел республикада авария хәлендәге 72 шундый учреждение яңартылачак. Федераль бюджет исәбенә 60 модульле ФАП сатып алу каралган, шуларның өчесе – экономияләнгән акчалар исәбенә. 15 фельдшер-акушерлык пункты республика казнасы исәбенә файдалануга тапшырылачак. Әлеге вакытта свайлы нигез төзү һәм модульле конструкцияләрне җыю эшләре башланган да инде.
Проект чикләрендә янә бер мөһим юнәлеш бар – бу 2024 елга кадәр Санитар авиацияне үстерү стратегиясен раслау. Әлеге вакытта аның проекты эшләнгән һәм Башкортстан Хөкүмәтендә раслану көтә. Ә федераль чаралар исәбенә санавиация транспорты агымдагы елның икенче яртысыннан оча башлаячак, кичекмәстән медицина ярдәме таләп ителгән пациентларның гомерен коткару һәм сәламәтлеген хәстәрләү җәһәтенән киң мөмкинлекләр бирәчәк. Шушы максатка федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 38,5 миллион сум акча бүленгән.
Фото: Yandex.com
Читайте нас: