Барлык яңалыклар

«Курыкмыйча бала табыгыз!»

Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ үзенең Ишембай районына эш сәфәрендә шулай дип белдерде.

4 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ эш сәфәре белән үзенең кече Ватаны булган Ишембай районына барып, “Алга” махсус икътисади зонасын үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Сәфәр барышында ул районның һәм шәһәрнең социаль объектлары белән танышты. Шуларның берсе быел февраль аенда Радий Хәбировның шәхси тырышлыгы белән ачылган Ишембай район дәваханәсенең бала табу бүлеге булды.
Бүлекнең иске бинасы 1951 елда ук төзелеп, күптән ремонтланмаган булган, бүгенге таләпләргә дә җавап бирмәгән. 2018 елда бирегә Радий Хәбиров үзе килгәч кенә, хәлләр яхшыга үзгәрә башлаган. Яшь аналар белән сөйләшүдән соң, Радий Хәбиров ике ел эчендә бала табу бүлегенең яңартылган бинасын өлгертергә вәгъдә биргән.
Һәм ул, чынлап та сүзендә торды. Узган ел эчендә төзүчеләр бинаның түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен алыштырдылар, тышкы фасадын, бүлмәләрен, коймасын ремонтладылар. Бу эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде: бүлек мөдире Жанна Салишева сүзләренә караганда, өч ай эчендә биредә 120 сабый дөньяга аваз салган.
Радий Хәбиров әйтүенчә, ишембайлылар инде 2003 елда ук яңа бала табу йорты төзүләрен сорап, республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән булган. Ул вакытта бу мөрәҗәгать җавапсыз калса да, хәзер Башкортстан җитәкчелеге Ишембайда гади бала табу йорты гына түгел, ә перинаталь үзәк төзү турында карар кабул иткән. Төзелеш эшләре ике ел дәвам итәчәк. Үзәк “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелергә тиеш.
– Курыкмыйча гаилә корыгыз, балалар табыгыз! – дип чакырды халыкны башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: