Барлык яңалыклар

Авыл ипотекасы популяр

Быел Башкортстанда авыл җирлегендә йорт яки фатирга кредитны минималь түбән (3% ка кадәр) процент белән алу мөмкинлеге барлыкка килде. Нәтиҗәдә, Башкортстан авыл ипотекасы программасында катнашу активлыгы буенча Ленинград өлкәсеннән калышмый. Аны инде 500 кеше алган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлдә булган өч ай эчендә республикада якынча 3 млрд сумнан артык суммага 1,5 мең гариза хупланган. 500 гә якын кеше инде 1 млрд сумлык ташламалы кредитлар алган.
Авыл ипотекасы килешүләре саны буенча Уфа, Стәрлетамак һәм Кырмаскалы районнары алда бара. Бурычка алучыларның 60% ы – фатир, 40%ы шәхси йорт сатып алуны өстен күргән. Авыл ипотекасын рәсмиләштерүчеләрнең яртысыннан артыгы – 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр.
***
Гаилә хәленә, теркәү һәм социаль статуска гомуми таләпләр юк. Программада барлык теләүчеләр катнаша ала: буйдак ир-атлар яки хатын-кызлар, яшь парлар, бер, ике я өч балалы гаиләләр, яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр. Авылда яшәү мәҗбүри түгел. Таләпләрне банклар үзләре дә куя ала. Кайбер банк – яшь буенча чикләүләр куя, кайберсе – даими эш урынына, әмма барысы өчен дә кредит тарихы һәм рәсми тотрыклы керем мөһим.
Торак авыл җирлегендә урнашкан булырга тиеш. Кредитны яңа төзелеш, икенчел базарда торак сатып алу, йорт төзү я төзеп бетерү өчен алырга мөмкин.
Кредитның максималь суммасы – өч миллион сум. Шартнамәнең гамәлдә булу вакыты – 25 елга кадәр. Башлангыч кертем – 10% тан. Ана капиталын кулланырга мөмкин. Сатып алу шартнамәсе яисә өлешле катнашу шартнамәсе буенча гына сатып алу каралган. Банк белән килешү 2020 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән булырга тиеш. Торак яшәү өчен яраклы (барлык коммуникацияләр – электр, канализация, су, җылылык һәм газ белән) булырга тиеш. Торак мәйданы социаль нормадан ким булмаска тиеш. Ялгыз яшәүче гражданнар өчен бу – 33 кв. метр, ике кешелек гаилә өчен – 42 кв. м, әгәр гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк кеше булса, һәркайсына – 18 кв. м.
Тулырак бу хакта: bashinform.ru/news/1413547-kak-zhitelyam-bashkirii-poluchit-selskuyu-ipoteku-pod-0-1/.
Читайте нас: