Барлык яңалыклар

Куергазыда – яңа бассейн!

Башкортстанның Куергазы районы Ермолаево авылында 25 метр озынлыктагы яңа йөзү бассейны төзелә.

Башкортстанның Куергазы районы Ермолаево авылында 25 метр озынлыктагы яңа йөзү бассейны төзелә.
Төзелеш эшләре 2018 елның көзендә башланды. Объектның гомуми бәясе 100 млн. сумнан аз гына артык. Ул Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе заказы буенча төзелә. Генераль подрядчысы – “ГК Прогресс” ҖЧҖ.
Объектның гомуми мәйданы 1,6 мең квадрат метрдан артык. Дүрт юл дан торган бассейн сәгатенә кырык кешене хезмәтләндерә ала. Бассейн бинасында вестибюль, гардероб, сак бүлмәсе, чишенү бүлмәләре, инструкторлар (тренерлар) өчен бүлмә, суны анализлау лабораториясе, табиб һәм дежур шәфкать туташы кабинеты, ял итү урыны, персонал бүлмәсе, санитар-көнкүреш һәм техник бүлмәләр бар.
27 майга бассейн бинасында эчке эшләрнең 95 проценты башкарылган. Газ, су, ут, элемтә – барысы да тоташтырылган. Урамнар яктыртылган. Территорияне төзекләндерү буенча эш калды: бордюрлар урнаштырасы, асфальт һәм брусчатка салу дәвам итә.
– Безнең район өчен бу бөтенләй яңа һәм күптән көтелгән объект. Без бюджетка хезмәт күрсәтүче персонал хезмәт хакына финанслар салдык, – ди Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов. – Объектны тапшыруны түземсезлек белән көтәбез. Биредә районыбызның барлык авылларыннан да балалар шөгыльләнер дип көтелә.
Шуны да өстик, әлеге эш Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/ru/
Читайте нас: