Барлык яңалыклар

Балалар сәламәт булсын!

Уфада балалар онкология һәм гематология үзәге төзеләчәк. Ул 92 урынга исәпләнгән. Әлегә Республика балалар клиник хастаханәсендә онкогематология бүлекчәсе эшли – бөтен республикага нибары 45 урын.

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада Республика балалар клиник хастаханәсендә (РБКБ) булдылар. Хастаханәдә хирургик һәм соматик профильләр, амбулатория-поликлиника һәм диагностика хезмәтләре, шулай ук тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационар бар. Коллективта 1 300 дән артык хезмәткәр, шул исәптән – 341 табиб эшли. 14 профиль (балалар хирургиясе, травматология һәм ортопедия, неонатология һәм офтальмология һ. б.) буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. 2019 елда мондый ярдәмне 1,4 мең бала алган.
Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында баш табиб Рөстәм Әхмәтшин сөйләде. Яңалыклардан шуны әйтеп үтте: пациентларны хастаханәгә китерү өчен санитар авиацияне куллану турында карар кабул итүгә вакыт берничә тапкырга кимегән. Муниципаль дәвалау учреждениеләре белән консультацияләр онлайн-режимда уздырыла.
Михаил Мурашко һәм Радий Хәбиров хастаханә бүлекчәләре эше белән таныштылар, аның матди-техник базасын ныгыту, шул исәптән РБКБ базасында Республика балалар онкология һәм гематология үзәге төзелешен башлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу үзәк "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында уйланыла. Төбәк бюджетыннан проект эшләрен башкаруга инде 22 млн сум акча бүлеп бирелгән. Русия сәламәтлек саклау министры бу идеяне хуплап кабул итте.
Республика балалар онкология һәм гематология үзәге 92 урынга исәпләнгән. Проект экспертиза узган, документлар пакеты ФАИПка һәм 2021 елга "Сәламәтлек" Милли проектына кертү өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган.
Рөстәм Әхмәтшин әйтүенчә, “әлегә Республика балалар клиник хастаханәсендә балалар онкогематологиясенең бер бүлекчәсе эшли – бөтен республикага нибары 45 урын. Бу аз. Шуңа күрә балалар онкоүзәген төзү безгә бик кирәк".
Читайте нас: