Барлык яңалыклар

Уфа балаларының үз филармониясе булачак

Филармониянең 57 иҗат коллективында һәм клуб оешмаларында 3 яшьтән 24 яшькә кадәрге 1100дән артык бала шөгыльләнә.

Уфада балалар филармониясен төзекләндерү эшләре башкарыла. Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ремонт барышы белән танышты. Филармонияне яңарту “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.

Балалар филармониясе һәрвакыт кирәк иде. Биредә меңнән артык кеше шөгыльләнә. Капиталь төзекләндерү кысаларында фойе, заллар, фасад, түбәләр яңартыла, электрүткәргечләр, вентиляция эшләре алып барыла, янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителә. Сентябрьдә үк яңартылган учреждение лаеклы һәм уңайлы шартларда шөгыльләнү өчен ишекләрен ачар дип уйлыйбыз, – дип билгеләп үтте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Уфа балалар филармониясе элеккеге Резина-техник эшләнмәләр заводының мәдәният йорты каршында оештырыла. Бина 1970 елда төзелгән. Филармониянең 57 иҗат коллективында һәм клуб оешмаларында 3 яшьтән 24 яшькә кадәрге 1100дән артык бала шөгыльләнә. Биредә эшчәнлекнең алты юнәлеше тормышка ашырыла: хореография, вокал, хор, цирк, театр һәм спорт, ягъни бал биюләре, акробатик рок-н-ролл.

Капиталь ремонт барышында гомумтөзелеш эшләре, вентиляция системасын капиталь ремонтлау, җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау, электромонтаж эшләре, түбәне капиталь ремонтлау бара. Учреждение акчасына концерт залында 646 урынга исәпләнгән театр креслолары, ишекләр һәм келәмнәр алыштырылган. Учреждениене яңарту аның базасында региональ әһәмияттәге концерт чаралары үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Капиталь төзекләндерү агымдагы елның сентябрендә тәмамланырга тиеш.

Фото: 2do2go.ru

Читайте нас: