Барлык яңалыклар

Безне юллар чакыра

Ат симез, юл тигез.

Башкортстанда “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән беренче юл участоклары файдалануга тапшырылды.
Стәрлетамак шәһәренең Ходайбирдин урамында бер өлеш юл өслеген алмаштыру төгәлләнде, бу урамның транспорт-эксплуатация торышын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде.
Илкүләм проект кысаларында быел Стәрлетамакта барлыгы 15,5 километр юл төзекләндереләчәк, әйләнә-тирә хәрәкәтне оештыру белән ике кисешүне реконструкцияләү, 11 светофорны алыштыру һәм урнаштыру да планлаштырыла.
Файдалануга тапшырылган икенче объект – 3 километр озынлыктагы Стәрлетамак – Салават юлы. Асфальтны яңартудан тыш, анда юл кырыйлары да ныгытылган, юл билгеләре һәм автобус тукталышы барлыкка килгән.
– 2020 елда милли проект кысаларында төбәктә 303 километр юл норматив халәткә китереләчәк, 107 төп объектта эшләр алып барыла, – дип хәбәр итте бу хакта Башкортстан Республикасының юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Азамат Таепов. Аның сүзләренчә, асфальт-бетон юл өслеген төзекләндерүдән тыш, республикада 248 юл билгесе, 1200 метр җәяүлеләр өчен киртәләр, 23 светофор урнаштырылачак. Шулай ук өч автоматик үлчәү контроле пунктын урнаштыру планлаштырылган. Фотовидеофиксация камералары саны 459га артачак.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: