Барлык яңалыклар

Волонтерлар да авырый

Ирекмәннәр арасында эш вакытында COVID-19 йоктыручылар бар. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров волонтерлар белән онлайн-очрашуда әйтте.

Онлайн-очрашуда республика башлыгы ирекмәннәрнең пандемия чорында мохтаҗларга зур ярдәм күрсәтүен билгеләде. Шунысы да билгеле булды, ирекмәннәр арасында эш вакытында COVID-19 йоктыручылар бар. «Беренче чиратта, мин сезнең белән бүген рәхмәт әйтер өчен очрашам, – диде Радий Хәбиров. – Байтак волонтер-егетләр хәзер хастаханәдә ята. Әмма миңа әлегә кадәр азык-төлек җыелмалары, дарулар һәм сезнең ярдәмгә мохтаҗ булуларын белдерүче үтенеч-мөрәҗәгатьләр килә. Мин сездән икенче сулыш ачуыгызны һәм әлегә эштә калуыгызны сорыйм“, – диде ул. Онлайн-очрашуда шулай ук Рөстәм Әхмәдинуров та катнашты. Ул республикада ирекмәннәр хәрәкәтен җитәкли, үзе дә авыру йоктырган.
Радий Хәбиров август-сентябрьдә Уфада ирекмәннәр форумын уздырырга тәкъдим итте. “Анда бөтен Евразия илләре делегацияләре катнаша алыр иде. Яшьләр тәҗрибә уртаклашсын, аралашсын, хезмәттәшлек турында сөйләшсен. Ышанам, бер-беребездән өйрәнер нәрсәләр бар”, – диде төбәк башлыгы. Форумны оештыру БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына йөкләтелде.
Чыганак: bashinform.ru.
Валерий Шахов фотосы.
Читайте нас: