Барлык яңалыклар

Медицина хезмәте заманчалаша

120 медицина оешмасы күп функцияле җайланма алды.

“Сәламәтлек саклауда бердәм дәүләт мәгълүмат системасы” милли проекты нигезендә республиканың 120 медицина оешмасы 2020 елның маенда 1901 күп функцияле җайланма алды. Барлык җайланмалар медицина хезмәткәрләренең автоматлаштырылган эш урыннарында Башкортстан Республикасының медицина информацион-аналитик системасына тоташтырыла.
Заманча күп функцияле җайланма белән куллану хастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә медицина персоналының эш процессын оптимальләштерә, вакытны экономияли, хисапларны, төрле белешмәләрне һәм пациентларның медицина карталарыннан өземтәләрне тиз арада бастыруны тәэмин итә”, – дип хәбәр итә бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлеге региональ проект медицина оешмаларының үзара хезмәттәшлеге механизмнарын булдыруга юнәлдерелгән. Бу сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлегенең барлык дәрәҗәләрендә цифрлы үзгәртеп коруны һәм нәтиҗәлелеген күтәрүне тәэмин итәргә, гражданнар тарафыннан Сәламәтлек саклау өлкәсендә электрон хезмәтләр һәм сервислар куллану өчен шартлар тудырырга тиеш.

Фото: Bashinform.
Читайте нас: