Якын арада Башкортстанның Авыргазы районында ике яңа фельдшер-акушер пункты файдалануга тапшырылачак.
Аларны төзү эше Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
2019 елның декабрендә районның Степановка авылында тантаналы рәвештә беренче модульле фельдшер-акушер пункты ачылган иде. Әле республикада кабул ителгән “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча Таштамак һәм Корманай авылларында янә ике шундый пункт төзелә. Объектларны тапшыру вакыты – 2020 елның июнь ахыры.
Таштамак авыл хакимияте башлыгы Минсара Федорова билгеләвенчә, бу авыл кешеләре өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга. Элекке медпункт 1970нче елларда төзелгән иске бинада урнашкан булган. Хәзер исә авыл халкы өчен якты, җылы, барлык заман таләпләренә җавап бирүче, фельдшер гына түгел, табиблар бригадасы да кабул итү оештыра алырлык фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.
Яңа ФАП өч авылны хезмәтләндерәчәк, анда бер меңгә якын кеше, алар арасында 18 яшькә кадәр балалар да сыйфатлы медицина ярдәме алачак.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты мәшһүр җырчы Идрис Газиевның Ватаны – Корманай авылында да медицина пункты узган гасырның 60нчы елларында төзелгән агач бинада урнашкан булган. Ә бүген биредә 800 чамасы кеше яши. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуы авыл халкы өчен зур бүләк булырга тиеш.