Барлык яңалыклар

Уфа ирекмәннәре тик тормый

Башкортстан башкаласында Русия Федерациясе Президенты Указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.Фотода: Уфа урамнарында ирекмәннәр битлек тарата.

Уфа ирекмәннәре тарафыннан 2019 елда 300 дән артык чара оештырылды, анда 12 000 кеше катнашты. Быел да эш дәвам итә.
Май аенда Уфа шәһәрендә #МаскаВПомощь республика акциясе старт алды. Уфа республика акциясе кысаларында медицина битлекләре алган беренче шәһәр булды. Шәһәр администрациясенең яшьләр эшләре буенча комитеты шәһәр районнары администрацияләре белән берлектә беренче көнне әлеге акция кысаларында 30 меңнән артык битлек таратты.
Шәһәрнең җиде районына һәрберсенә 5әр мең битлек бирелгән, аларны җәмәгать урыннарында яшәүчеләргә “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитетының “Безнең ярдәм” («Наша забота») проекты ирекмәннәре, Республика волонтерлык хәрәкәте үзәге һәм Уфа шәһәренең яшьләр инициативаларының һәм волонтерлык штабының теләктәшләре тараткан.
Шәһәр ирекмәннәре «Шәһәр советы», «Тынычлык», «Һалле округы» «Спорт», «Кәрвансарай», «Үзәк базар», «Башкортстан» сәүдә үзәге, тимер юл вокзалы һәм «Беренче май» урамы тукталышларында саклык битлекләре өләштеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, битлекләр азкеремле гаиләләргә, ТКХ (ЖКХ) хезмәткәрләренә һәм хокук саклау вәкилләренә дә таратылды.
Чыганак: ufacity.info.
Читайте нас: