Барлык яңалыклар

Балалар тусын гына!

Башкортстанда 24 балалар бакчасы төзелә.

Башкортстанның Иглин авылында 260 урынга исәпләнгән өч мең квадрат метрдан артык мәйданлы ике катлы балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Демография” милли проекты кысаларында төзелә. Бу хакта төзелеш һәм торак күзәтчелеге буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә. Балалар бакчасы төзелеше 2019 елның ноябрендә башланган иде, эшләрне 2020 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта булачак балалар бакчасы бинасы тулысынча төзелгән, тәрәзәләр урнаштырылган, түбәне монтажлау тәмамланып килә. Тышкы эшләр өлешчә башкарылган. Бүгенге көндә төзүчеләр эчке һәм тышкы җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү, канализация һәм яктырту системаларын урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Барлык эшләрне башкаруның соңгы этабы җиһазлар, мебель урнаштыру, шулай ук капиталь төзелеш объекты территориясен төзекләндерү булачак.
Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 24 балалар бакчасы төзелә. Республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге хәбәренә караганда, барлык мәктәпкәчә белем бирү объектларын ел ахырына кадәр тапшырачаклар.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: