Барлык яңалыклар

Мәктәпләр кораллана

Музыкаль уен кораллары базасын яңарту бара.

Уфаның 3нче санлы балалар сәнгать мәктәбе “Yamaha” маркалы рояльгә ия булды. Аны алу өчен мәктәпкә федераль бюджеттан 1,4 миллион сум һәм шәһәр бюджетыннан 116 мең сум бүлеп бирелгән.
Уфа шәһәренең мәдәният һәм сәнгать идарәсеннән хәбәр итүләренчә, проект кысаларында 3нче балалар сәнгать мәктәбенә ноутбук, тамбурин, оркестр кыңгыраулары һәм “Сольфеджио” фәне буенча уку материаллары да сатып алынган.
“Музыкаль уен кораллары базасын мондый масштаблы яңарту Уфада күптән үткәрелмәде, гәрчә аларны алыштыруга ихтыяҗ булса да. Безнең мәктәпкә “Мәдәният” милли проектына керергә насыйп булды. Хәзерге вакытта мәктәптә профессиональ программалар буенча укыту алып барыла. Ел саен сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар профильле урта һәм югары уку йортларына керә һәм киләчәктә тормышларын музыка белән бәйли. Хәзер мәктәп тулысынча заманча стандартларга туры киләчәк”, – диде бу хакта 3нче санлы балалар сәнгать мәктәбе директоры Павел Киселев.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында Уфаның балалар сәнгать мәктәпләре музыка инструментлары белән тәэмин итүгә өстәмә финанслау алды. 2019 елда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан аларга гомуми суммасы 4,2 миллион сумлык 12 “Николай Рубинштейн” пианиносы тапшырылган иде.
2020 елда 3нче санлы балалар сәнгать мәктәбе белән бер ък вакытта 5нче һәм 9нчы санлы балалар музыка мәктәпләре өчен дә инструментлар сатып алынды.

Уфа шәһәре хакимиятнең матбугат хезмәте фотосы.
Читайте нас: