Барлык яңалыклар

Башкортстан халкының 97 проценты интернет белән файдалана ала

Башкортстан Хөкүмәтендә «Санлы икътисад» гомумдәүләт проектының үтәлешенә багышланган киңәшмә үтте. Анда бу өлкәдәге проблемаларга җентекле анализ ясалды.

Башкортстан Хөкүмәтендә «Санлы икътисад» гомумдәүләт проектының үтәлешенә багышланган киңәшмә үтте. Анда бу өлкәдәге проблемаларга җентекле анализ ясалды.
Республика халкының 97 проценты киң полосалы интернетка тоташтырылган торак пунктларында яши. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте.
Шул ук вакытта 1 306 торак пункты әлегә кадәр интернетка тоташтырылмаган килеш кала. Күпчелектә бу – халкы 100 кешедән артмаган ерак авыллар. Геннадий Разумикин билгеләп үтүенчә, аларга интернет челтәре үткәрү провайдерлар һәм элемтә операторларына керем китерми, ә интернетны хезмәтләндерү финанс югалтулары гына алып килә.
Шул ук вакытта киң полосалы интернет үткәрелгән авылларда да 95 мең кеше, төрле сәбәпләр аркасында, интернетка тоташтырылмаган. Министр белдерүенчә, провайдерларның берсе чыгымнарны бергә финанслау шартларында бу эшне үз өстенә алырга әзер. Моның өчен 12 ай вакыт кирәк булачак.
Радий Хәбиров әлеге эшкә инвесторлар җәлеп итәргә кушты. Әлеге мәсьәлә якын вакытта Хөкүмәттә үтәчәк «Инвестиция сәгатьләре»нең берсендә тикшереләчәк.
Фото: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: