Барлык яңалыклар

Күрелгән зыян өчен 81,1 миллиард сум ярдәм

Әлеге ярдәмнән 970 меңнән артык оешма файдалана ала.

Русия Хөкүмәте коронавирустан аеруча зыян күргән кече һәм урта предприятиеләргә субсидияләргә резерв фондыннан 81,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде. Тиешле документ якшәмбе көнне Министрлар кабинеты сайтында бастырылган.
Әлеге ярдәмнән 970 меңнән артык оешма файдалана ала.
Ярдәм программасы апрель һәм май айларында һәр хезмәткәргә 12 130 сум (минималь хезмәт хакы күләме) бирүне күздә тота. “Һәр хезмәткәргә 1230 сум финанс ярдәме чараларын кичектергесез мәсьәләләрне хәл итү өчен, шул исәптән хезмәт хакын түләү өчен кулланырга мөмкин. Субсидия алу турында гариза салым түләүченең шәхси кабинеты аша Федераль салым хезмәте сайтында яки почта аша тапшырыла”, – дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда гомумдәүләт проектлары турында фәрманы булган иде. Анда кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү буенча да җитди бюджет һәм чаралар каралган. Коронавирус инфекциясе шартларында ярдәм чаралары гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда килеп туган кыенлыкларны чишүгә юнәлдерелгән.

Фото: ufologov.net
Читайте нас: