Барлык яңалыклар

Чакмагышта яңа поликлиника төзеләчәк!

Бу эш «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.

Бу эш «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Сәламәтлек – иң зур байлык инде ул, җәмәгать. Моны “югарыда” утыручылар да яхшы аңлый. Шушы көннәрдә Чакмагыш авылында яңа поликлиника төзелеше башланды. Проект буенча, бина өч катлы булырга тиеш. Ул бер сменага 250 авыруны кабул итүгә исәпләнгән. Объектның гомум бәясе, төзелеш-монтаж эшләре һәм кирәкле җиһазлар сатып алу белән бергә, 400 миллион сум булыр, дип күзаллана.
Чакмагышта әле эшләүче поликлиника 1974 елда төзелгән. Шактый “өлкән” булса да, ул үз эшен туктатмаячак – яңа бинаның икенче катыннан җылытылган коридор аша аңа күчеп булачак.
Яңа поликлиникада рентгенодиагностика бүлеге, балалар консультациясе, өлкәннәр өчен махсус бүлекләр, янгын посты, эндоскопия (гатроскопия, колоноскопия) бүлеге, хирургия, хатын-кызлар консультациясе, эндокринология һәм офтальмология кабинетлары, клиник-диагностик лаборатория, административ-хуҗалык бүлмәләре урнашачак.
Поликлинаканың гомум мәйданы 4900,1 квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. Төзелешнең подрядчигы – “Карун” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Яңа поликлиника беренче пациентларын 2021 ел азагында кабул итәр, дип күзаллана.
Фото: Resbash.ru
Читайте нас: