Барлык яңалыклар

Эшкуарлык коронавирустан яклана

Коронавирус инфекциясе шартларында ярдәм чаралары.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте өстенлекле инвестицион проектларны гамәлгә ашырганда дәүләт ярдәме чараларын бирүне билгели торган аерым норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертте. Бу хакта үз сайтында Башкортстан Республикасының сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. Хәзерге вакытта юл буе сервисы объектларын төзү проектлары Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә 50 миллион сумнан башлап (элек 100 миллион. сумнан башлап таләп куелган иде), Республиканың Урал һәм төньяк- көнчыгыш районнары өчен 10 миллион. сумнан башлап кертелергә мөмкин.
Республика Хөкүмәтенең интернет сәхифәсендә коронавирус инфекциясе шартларында ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.
1 майдан зыян күргән тармакларда эшләүче оешмалар һәм шәхси эшкуарлар субсидия алу өчен гариза бирә алалар. Моның өчен электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары, салым түләүче – юридик затның шәхси кабинеты (салым түләүченең шәхси кабинеты – шәхси эшкуар) аша гариза яки почта аша оешманың урнашу урыны яки шәхси эшкуарның яшәү урыны буенча салым органына җибәрергә кирәк.
2018 елның 7 маенда Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турында фәрманы булган иде. Анда кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү буенча да җитди бюджет һәм чаралар каралган. Коронавирус инфекциясе шартларында ярдәм чаралары гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда килеп туган кыенлыкларны чишүгә юнәлдерелгән.
Фото: misanec.ru
Читайте нас: