Барлык яңалыклар

Сәнгатькә – заманча корал

Уфа сәнгать училищесы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысасында биш “Михаил Глинка” фортепианосы алды.

“Михаил Глинка” пианиносының башка ил инструментларыннан аермалы үзенчәлеге шунда – аны җитештерү нигезендә материалларны сайлап алу һәм эшкәртүгә, булачак инструментлар җыю һәм интеграцияләүгә инновацион Европа алымы ята. Барлык бу факторлар сыйфат буенча уртача бәя сегментының заманча модельләрен узып киткән корал булдырырга мөмкинлек биргән.
“Без “Русия халыкларының милли уен кораллары” бүлегенең классларын тулысынча яңарттык”, – дип хәбәр иткән бу хакта “Башинформ” агентлыгына Уфа сәнгать училищесы директоры Лидия Воробьева. – Укытучылар һәм студентлар уку йортын Башкортстан Республикасы һәм Русиянең иҗади киңлегендә лаеклы тәкъдим итү өчен барлык көчен салачак. Бу заманча уен кораллары өчен безнең коллективның рәхмәте булачак”.
Уфа сәнгать училищесы “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында модернизацияләнә торган оешмалар исемлегенә кертелгән иде. Шуның нәтиҗәсендә Башкортстан җитәкчелеге, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2020 елда училищеның музыка кораллары яңартылачак, сәнгать бүлеге өчен кирәкле җиһазлар алыначак, методик әдәбият сатып алыначак.

Фото: Уфимское училище искусств
Читайте нас: