Барлык яңалыклар

Истәлеккә – агач

“Хәтер бакчалары” дигән халыкара акция бара. Аңа башкортстанлылар да кушылды.

2020 елның 18 мартында илебездә “Хәтер бакчалары” халыкара акциясе старт алган иде. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Дәүләт һәм муниципаль органнар, җәмәгать һәм коммерция оешмалары волонтерлары һәм вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган истәлегенә агачлар утырталар, шул рәвешле аларның батырлыгын мәңгеләштерүгә өлеш кертәләр.
Чараны Башкортстанда да күтәреп алдылар. Мисалга, Башкортстан Республикасының Стәрлетамак урманчылык хуҗалыгы хезмәткәрләре 8 меңнән артык нарат һәм корыч-агач (ясень) үсентесе утырткан. Чара Җиңү көненә багышланган "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында узды, дип хәбәр итә ТАСС.
Шулай ук РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Нефтекама районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре, Нефтекама шәһәре администрациясе хезмәткәрләре белән берлектә, 50 зур декоратив алмагач утыркан.
Һәлак булган совет сугышлары истәлегенә 18 марттан 22 июньгә кадәр бөтен Русия буйлап 27 миллион агач утырту планлаштырыла. Чара шулай ук РФ Президенты В.В.Путин инициативасы белән гамәлгә куелучы "Экология" гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Илдә эпидемиологик вәзгыять килеп тугач, акцияне үткәргәндә барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә тырышалар.
Читайте нас: