Барлык яңалыклар

Иглиндә яңа балалар бакчасы төзелә

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән балалар бакчасы алдагы ел башында 260 баланы кабул итәргә тиеш.

Башкортстанның Иглин районы үзәгендә 260 урынлык ике катлы балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Демография» милли проекты кысаларында төзелә. Төзелеш Силантьев урамында урнашкан, аның мәйданы өч мең квадрат метрдан артык.
Бина 2019 елның ноябрендә төзелә башлаган, барлык эшләрне дә 2020 ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта балалар бакчасы бинасы тулысынча төзелеп беткән, тәрәзәләр куелган, түбә ябылып беткән, диярлек. Тышкы бизәү эшләренең яртысы тәмамланган. Төзүчеләр параллель рәвештә җылылык һәм вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация, яктыртуның эчке һәм тышкы системаларын урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Соңгы этапта бина эче һәм балалар бакчасы территориясе җиһазландырылачак.
Төзелешнең дәүләт заказчысы булып – Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчысы булып «Эстра» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тора. Объектның гомум бәясе 186 миллион сумга төшә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 ел башында Иглин авылында 160 урынлы берләштерелгән балалар бакчасы белән 640 урынга исәпләнгән яңа мәктәпне ачу тантанасы узды. 2020 елда Республика адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәгариф» линиясе буенча тагын 27 объект төзү планлаштырыла. Алар исәбенә 4 мәктәп, 20 балалар бакчасы һәм балалар бакчасы белән берләштерелгән өч мәктәп керә.
Фото: Bash.news
Читайте нас: