Барлык яңалыклар

"Җиңү урманнары" шаулап үссен!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда соңгы чорда зур эшләр башкарылды. Алар һәммәсе дә урманнарны саклау, яшеллекне арттыру, ә, димәк, сәламәтлегебезне яхшыртуга юнәлтелгән. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан республикада “Җиңү урманы” акциясе башланып китте. Болар хакында тулырак – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда соңгы чорда зур эшләр башкарылды. Алар һәммәсе дә урманнарны саклау, яшеллекне арттыру, ә, димәк, сәламәтлегебезне яхшыртуга юнәлтелгән. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан республикада “Җиңү урманы” акциясе башланып китте. Болар хакында тулырак – сайтта!
Урманнарны саклау махсус техникасыз мөмкин түгел. Республикада тормышка ашырылучы “Урманнарны саклау” ярдәме белән Башкортстанның Урман-янгын үзәге хезмәткәрләре яңа техникага ия булды.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләвенчә, оешмаларны яңа техника белән тәэмин итү традициягә әйләнеп бара. Бу юлы министрлык фондына 23 яңа җиһаз һәм техника кайтарылды.
14 тәгәрмәчле трактор һәм 2 агач утыру машинасы урманны тергезү өчен тәгаенләнгән. Шулай ук үзәк бер махсус урман-янгын сүндерү тракторы, өч ГАЗ “Егерь-2” һәм бер куәтле йөк автомобиле нә баеды.. Яңа техника урман янгыннарын сүндерүчеләргә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Башкортстанның 16 урманчылыгы 18 УАЗ һәм “Нива” автомобильләре сатып алды. Янгын хәвефе югары булган Учалы һәм Зилаер районнарына икешәр машина бүленде. Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы шушы максатларга 27 миллион сум акча бүлде. Май бәйрәмнәреннән соң янә 20 урман хуҗалыгының автопаркы тулыланачак.
Республикада урман утырту эше көннән-көн киңрәк җәелә. Мәсәлән, Аскын районында агачлар утырту эшендә бер көн эчендә генә дә 125 кеше катнашкан. "Урманчылык идарәсе" учреждениесенең Аскын буенча бүлекчәсе башлыгы Марсель Габдрахманов хәбәр итүенчә, 30 апрельгә Аскын урманчылыгы буенча 13 гектар мәйданда 52 мең чыршы утыртылган.
– Эш климат шартлары аркасында кыенлаша. Шул ук вакытта, урман тергезү чараларын илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле, хәвефсезлек чараларын үтәп башкарабыз, – ди ул.
Билгеле булуынча, 20 апрельдән 20 майга кадәр “Урманнарны саклау” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Язгы эшләрнең планын үз вакытында үтәүне тәэмин итү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республика урман фонды территориясендә урманнарны тергезү айлыгы уздырыла. Әлеге башлангыч Русия Президенты билгеләгән "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Башкортстаның Стәрлетамак урманчылыгы хезмәткәрләре дә 8 меңнән артык нарат үсентесе утырткан. Алар бу эшләрен Җиңү көненә багышланган "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында башкарып чыкканнар. "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган акцияне илдәге эпидемиологик хәл белән бәйле барлык хәвефсезлек чараларыда үтәлгән. Чарада катнашучылар саклану чаралары белән тәэмин ителгән һәм рөхсәт ителгән минималь социаль дистанция сакланган.
Калтасыда да урман тергезү эшләре актив башкарыла. Өч яшьлек чыршы үсентеләрен кыска вакыт эчендә питомниктын чыгарганнар, ә 27 гектар мәйданда Калтасы участок урманчылыгында һәм Калтасы авыл җирлегендә яңаларын утыртканнар. "Экология" гомумдәүләт проекты, тирә-якны чистарту белән беррәттән, урман үсентеләре утыртуны да үз эченә ала. Республика бу җәһәттән язның һәр көнен файдаланып калырга тырыша. Бөек Җиңүгә 75 ел тулган көннәрдә утыртылган урманнар киләчәк буыннарга бабаларының батырлыгы турында сөйләп, шаулап утырачаклар.
Фото: Belnovosti.by
Читайте нас: