Барлык яңалыклар

Дәүләкәндә берьюлы ике бакча төзелә

Шәхси торак төзелеше бистәсендә яшәүчеләр бу вакыйганы озак көткән.

Заманча нормаларга һәм таләпләргә җавап бирә торган мәктәпкәчә учреждение Дәүләкәннең Көнбатыш урамында пәйда булачак. Объект «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» региональ проекты кысаларында республика бюджеты акчалары исәбеннән төзелә.
Бу вакыйганы шәхси торак төзелеше микрорайонында яшәүчеләр озак көткән. Монда, нигездә, кечкенә балалы яшь гаиләләр яши, ә якындагы балалар бакчасы шактый ерак. Балалар бакчасы 2021 ел ахырында – 2022 ел башында эшли башлар дип планлаштырыла.
Район хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, төзелеш этабына кадәр зур эш башкарылган. Проект-смета документациясе әзерләнә, аннары – дәүләт экспертизасы, ә иң мөһиме – республика адреслы инвестиция программасына керү көтелә.
Көнбатыш урамындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Республика башлыгы Р.Ф. Хәбиров ярдәме белән, Мәскәү урамындагы балалар бакчасы белән беррәттән төзелә. Подряд оешмасы – «Главспецстрой» ҖЧҖе.
14 гыйнварда район хакимиятендә әлеге объектлар төзелеше барышы турында фикер алышу буенча эшлекле киңәшмә узды. Анда «Главспецстрой» ҖЧҖе директоры Семён Исачкин катнашты.
Читайте нас: