Барлык яңалыклар

Китапханәләр дә заманчалаша

2020 елның августында Благовар районы халкы өчен яңа буын китапханәсе ачылачак.

Китапханәне модернизацияләүгә һәм аны яңа төрдәге итеп үзгәртеп коруга юнәлдерелгән төзекләндерү эшләре агымдагы елның гыйнвар ахырында башланган иде. Китапханә Русия Президенты Владимир Путинның фәрманына ярашлы, “Мәдәният” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
“Бу күп функцияле заллар һәм яңача урнаштырылган, эшләнгән җиһазлар белән бөтенләй башка китапханә булачак, укучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты, китапханәчеләрнең ачык йөзлелеге һәм һөнәри осталыгы сакланачак һәм артачак”, – ди китапханә директоры Ангелина Шиль.
Яңа буын китапханә түбәндәге үзлекләргә ия булачак дип көтелә:
– килүчеләр өчен яңартылган урыннар, шул исәптән махсус ихтыяҗларны исәпкә алып;
– санлы (цифрлы) китапханә ресурсларына керү мөмкинлеге булган заманча мультимедиа җиһазлары;
– мәдәни-агарту чаралары үткәрү өчен кечкенә сәхнәсе булган мәйданчык;
– яңартылган китап фонды;
– заманча дизайн һәм яңа имидж.
Шундый ук заманча китапханә Дүртөйле районының Әсән авылында да ачылачак. Ул 27 август китап сөючеләрне кабул итә башлаячак.

“Башинформ” фотосы.
Читайте нас: