Барлык яңалыклар

Ирекмәннәр үз эшен дәвам итә

Күпчелектә 80-90 яшьлек әбиләр шылтырата. Колл-үзәк диспетчерлары – еш кына өлкәннәр өчен бердәнбер әңгәмәдәш.

«Без бергә»: Уфада ирекмәннәр үз эшләрен дәвам итәләр. Өлкән яшьтәге кешеләр урамга чыгып, үзләрен куркыныч астына куймасын өчен, алар гаризалар нигезендә кирәкле продуктларны һәм даруларны ташуны оештыра. Азык һәм даруларны өлкәннәр чек буенча түли. Ә китереп бирү өчен түләргә кирәк түгел, бу – бушлай. Ярдәм #мывместе акциясе кысаларында уза.
Ялгыз пенсионерлар өчен ирекмән-волонтерлар – соңгы өмет. Гаризалар күп, ләкин, барысына да өлгерергә тырышалар. "Киттек (поехали)" сүзе язылган тактада – телефон саннары. Күп вакыт колл-үзәк диспетчерларына өлкәннәр белән бердәнбер әңгәмәдәш ролендә дә чыгыш ясарга туры килә.
Күпчелектә 80-90 яшьлек әбиләр шылтырата. Тормышларын, гаилә тарихларын, ничек яшәүләрен сөйлиләр. Яшьләр аларны тыңларга, ничек тә булса ярдәм итәргә, аралашырга тырышалар.
Элек ирекмәннәргә кибетләргә үзләренә йөрергә туры килгән. Хәзер инде тауарны илтеп тапшыручы супермаркетта кирәкле әйбер булмаганда гына чыгалар.
Ирекмәннәр белән бергә Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хабирова да эшли. Ул рәис булган "Бәхет территориясе" фонды күпбалалы гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга бушлай азык-төлек җыелмалары тарата. Исемлектә – чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Шулай ук кайбер гаиләләргә планшетлар да бирә башладылар.
Апрель аенда ирекмәннәр ике меңләп гаризаны канәгатьләндергәннәр. Пандемия тәмамланганнан соң да мондый ярдәм кирәк булса, алар эшне дәвам итәргә әзер.
Читайте нас: