Барлык яңалыклар

Сәламәтлек булса, җыр да булыр!

Хәтеремдә, элек, совет чорында, пропагандистлар КПСС Генераль секретаре Л.И. Брежневның “Икмәк булса, җыр да булыр”, дигән сүзләрен кабатларга ярата иде. Бүген, бөтен дөнья коронавирустан интеккәндә, аларны “Сәламәтлек булса, җыр да булыр!” дип үзгәртү күпкә актуальрәк яңгырый...

Коронавирус пандемиясе шартларында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының әһәмияте артканнан-арта. Аңа бүленгән акчалар Башкортстанда яңа медицина җиһазлары сатып алуга тотыла.
Мәсәлән, шушы көннәрдә Уфаның 17 нче кала хастаханәсе неврология патологиясе белән дөньяга килгән сабыйларны аякка бастыру, балаларның зәгыйфьлеген искәртү максатында ике махсус карават сатып алды.
Алар яңа туган сабыйларга махсус дәвалау массажы ясау өчен кирәк. “Тылсымлы” караватлар тирегә һәм тән мускулларына тәэсир ясый, үзәк нерв системасының эшен җайга сала. Балаларның тын алышы җиңеләя, кан әйләнеше яхшыра, нерв авырулары юкка чыга. Болар барысы да төрле патологияләр белән туган балаларның тизрәк савыгуын тәэмин итә.
Шушы атнада Башкортстанда 115 медицина оешмасы өчен 2312 принтер сатып алынды. Алар “Башкортстанның республика медицина мәгълүмат-аналитика системасы” аша табибларның эш урыннарына тоташтырылачак.
Заманча мәгълүматтехнологияләрен куллану медицина персоналы эшен җиңелләштерә, вакытны экономияли, пациентларның авыру тарихлары буенча документлар бастыруны тизләтә.
Әлеге җиһазлар һәммәсе дә Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынды.
Фото: Ufa-news.net
Читайте нас: