Барлык яңалыклар

Чемпионга ияр!

Башкортстан спортчыларыннан – иртәнге онлайн-күнегүләр! Бу атнада аларны көрәшчеләр үткәрә. Күнегүләрне Инстаграм челтәрендә карарга мөмкин. Иртәгә онлайн-трансляция – грек-рим көрәше буенча Русия спорт мастеры Адлан Амриевтан.

РБ Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, бу атнада иртәнге онлайн-күнегүләрне көрәшчеләр үткәрә. Күнегүләрне Инстаграм челтәрендә карарга мөмкин.
Чәршәмбе, 29 апрельдә, 9.00 сәгатьтә онлайн-күнегүләрне грек-рим көрәше буенча Русия спорт мастеры, Русия Федерациясенең грек-рим көрәше буенча җыелма командасы әгъзасы, 21 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча Русия беренчелеге призеры, III Евразия уеннары җиңүчесе, «Традиция көче» халыкара ярышларында җиңүче Адлан Амриев үткәрәчәк.
Димәк, Адланнан туры эфирда онлайн-зарядка 29 апрельдә, 9.00 сәгатьтә: https://instagram.com/melhi_01/
Моннан тыш, республикада матурлык һәм сәламәтлек белгечләре белән online-марафоннар бара.
Мәсәлән, Яңавыл шәһәренең "Яшьлек/Юность" физкультура-савыктыру комплексы түбәндәге программаны тәкъдим итә.
Чәршәмбе (29.04.20) кунагы – Владислав Шараев, республика, төбәкара һәм район ярышлары призёры. Владислав мускуллар һәм буыннар өчен күнегүләр күрсәтәчәк. Онлайн трансляцияне 9.00 сәгатьтә карарга була. https://www.instagram.com/yunost_yanaul/?hl=ru
Җомга (1.05.20) кунагы – Ирина Имаева гәүдәне тонуста тоту өчен күнегүләр ясаячак. Күнегүләрне онлайн трансляцияләү 12.00 сәгатьтә түбәндәге аккаунтта барачак: https://www.instagram.com/yunost_yanaul/?hl=ru
Шимбә көнне (2.05.20) Зөлфия Галәүева тәкъдим иткән күнегүләрне 9.00 сәгатьтә https://www.instagram.com/yunost_yanaul/?hl=ru аккаунтында карарга була.
Чыганак: https://vk.com/wall-27818944_23184; https://vk.com/wall-27818944_23182.
Читайте нас: