Барлык яңалыклар

Башкортстан ашламасын – Альп тауларына!

Тиздән республикабызда җитештерелгән “Эко-Калий” минераль ашламасы Швейцария басуларына кертелә башларга тиеш.

Тиздән республикабызда җитештерелгән “Эко-Калий” минераль ашламасы Швейцария басуларына кертелә башларга тиеш.
Башкортстан Республикасының тышкы икътисадый элемтәләр буенча дәүләт комитеты урындагы Экспортны яклау үзәге һәм республиканың Австриядәге вәкиллеге белән берлектә онлайн форматта Швейцариянең эшлекле даирә вәкилләре белән бизнес-очрашу оештырды.
Башкортстанның «Ричман-Минерал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге видеоэлемтә режимында Швейцариянең LANDOR компаниясе белән сөйләшүләр алып барды. Очрашуда Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова, Экспортны яклау үзәге директоры Илдус Халитов һәм компаниянең генераль директоры Илшат Байҗегетов катнашты.
Сөйләшүләр барышында Башкортстан предприятиесе җитәкчесе үзенең компаниясе белән таныштырып, биредә җитештерелә торган продукция турында сөйләде. "Эко Калий" минераль хлор ашламасына ул аерым тукталып узды. Швейцария ягы исә, үз чиратында, өйрәнү һәм сатып алу турында карар кабул итү өчен «Ричман-Минерал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитештергән продукция үрнәкләрен үзенә китерү турында сорады. Бу хакта килешү кабул ителде.
Чит илдә сәүдә партнерлары эзләү хезмәтен һәм эшкуарлар арасында онлайн форматта сөйләшүләр уздыруны Башкортстан Республикасының Экспортны яклау үзәгендә түләүсез нигездә алырга мөмкин.
Бу эш Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: Pinterest.ru


Читайте нас: