Барлык яңалыклар

Бәләбәй ит башкаласы булмагае

Бәләбәйдә заманча ит эшкәртү предприятиесе барлыкка киләчәк.

“Таврос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Ринат Зәйнуллин сүзләренә караганда, завод тәүлегенә 200 тоннага кадәр суытылган ит һәм 100 тонна казылык әйберләре җитештерәчәк.
Яңа завод “Таврос” исемле дәүләт компаниясе предприятиеләрендә үстерелгән дуңгыз итен тирәнтен эшкәртү производстволары комплексының бер өлеше булачак. Проектка салынган инвестицияләрнең гомуми күләме 9,3 миллиард сум. Шул ук вакытта инвесторлар 1 168 яңа эш урыны булдырырга планлаштыра.
Завод өчен мәйданчык сайланган һәм проект-тикшеренү эшләре башкарылган да инде. Төп фазаны тормышка ашыру өчен кирәкле рөхсәт документларын рәсмиләштерү таләп ителә. Моннан тыш, инвесторлар өстәмә преференцияләр бирү өчен, моношәһәрләрне үстерү федераль фондына оператив рәвештә гариза әзерли.
“Бу бик зур, әһәмиятле проект. Безнең яктан җитди уртак эш таләп ителә, - дип ассызыклады бу уңайдан фикерләрен белдереп республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Вакыт күп түгел, шуңа күрә мөмкин кадәр тиз арада ярдәм күрсәтүегезне сорыйм”.
Әлеге проект өстенлекле проектлар исемлегенә кертеләчәк, шулай ук җир кишәрлеге бирүдә һәм инженерлык челтәрләрен булдыруда ярдәм итү хупланачак.
Әлеге предприятие Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турындагы фәрманына нигезләнеп төзелә.

Фото: Basinform.ru
Читайте нас: