Барлык яңалыклар

«Агростартап» гаризалар кабул итә

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агростартап» проектын гамәлгә ашыруга бәйле конкурс игълан итте. Гаризалар 27 апрельдән 8 майга кадәр кабул ителә.

«Агростартап» проекты Башкортстан Республикасы бюджетыннан крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәмне, аларның башка юнәлешләр кысаларында түләнмәгән чыгымнарын финанслау максатын күздә тота. Әлеге конкурс "Фермерларга ярдәм системасы төзү һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
Конкурска гаризалар 27 апрельдән кабул ителә башлый. Тулырак мәгълүмат өчен сылтанма: https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/active/265517/,
https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/all/
Гаризалар 2020 елның 27 апреленнән 08 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450008, Уфа шәһ., Пушкин ур., 106. Тел. 8 (347) 218-05-26, 218-05-29.
9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр (төшке аш тәнәфесе 13.00 дән 14.00 гә кадәр), ял көннәре – шимбә, якшәмбе.
Мөрәҗәгать итүче белән әңгәмә һәм аның презентациясен карау датасы, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат, өстәмә рәвештә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында (www.agriculture.bashkortostan.ru) урнаштырылачак.
Министрлык үзендә мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре аша видеоэлемтәнең альтернатив ысулларын кулланып әңгәмә уздыру хокукын калдыра. Үткәрү ысулы турындагы мәгълүмат катнашучыларга өстәмә рәвештә җиткереләчәк.
Чыганак: http://www.cckrb.ru/news/gosudarstvennaya-podderzhka-apk/programma-agrostartap-startuet-27-aprelya-2018-g/
Читайте нас: