Барлык яңалыклар

Мәктәп һәм бакча бер түбә астында

Уфада балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп төзелә.

Уфада балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп төзелә. Дөрес, ул шәһәр үзәгендә түгел, ә Уфа районының Михайловка авылында. Ул үз ишекләрен быел көз ачачак. Социаль объект төзелеше агымдагы елның гыйнвар аенда башланды, ә апрель аенда – төзү-монтаж эшләренең фактта башкарылуы билгеләнгән графиктан 3 айга алга китте.
Дөньяда һәм безнең илдә килеп чыккан коронавируска бәйле эпидемиологик вәзгыятькә, шулай ук Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указлары нигезендә кабул ителгән вакытлыча чикләүләргә карамастан, социаль объект төзелеше тукталмый. Бүгенге көндә объектта төзелеш бригадалары һәм махсус техника уңышлы темплар белән эшли.
Башкортстанның Дәүләт төзелеше матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 13708,65 кв.м мәйданлы яңа социаль объект “Демография” милли проекты кысаларында төзелә. Мәктәп-бакча 640 укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 160 балага исәпләнгән.
Башкортстанда 2019 елда барлыгы 6404 урынга испләнгән 21 мәктәп файдалануга тапшырылды. Алар арасында 12 мәктәп күпфункцияле мәгариф үзәкләре эчендә ачылды. 2020 елда Башкортстанда 2190 урынга исәпләнгән җиде мәктәп һәм 3890 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзеләчәк, дип хәбәр итә төбәк башлыгының матбугат хезмәте.
Шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә 2667 урын һәм өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында 3080 урын капиталь ремонт үткәрү хисабына барлыкка киләчәк.
2020 елның 13 гыйнварында Иглино авылында агымдагы елдагы беренче яңа белем бирү үзәге ачылган иде. Ул 640 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 160 урынга исәпләнгән балалар бакчасын үз эченә ала.
2021 елга республиканың барлык мәктәпләре югары тизлекле Интернет белән җиһазландырылачак.

Фото: Госстрой РБ
Читайте нас: