Барлык яңалыклар

Башкортстанга үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары (ИВЛ) кайтартылды

Башкортстан Республикасы бюджеты хисабына медицина учреждениеләренә шундый 17 яңа аппарат сатып алынды. ИВЛның 5 аппараты иң тәүдә Уфаның Дим районы шәһәр клиник хастаханәсенә бирелде. 30 мартта ачылган 315 урынлы инфекцион госпитальгә барлык кирәкле җиһазлар килгән.

“Бүгенге көндә 17 ИВЛ аппаратының 12се өлкәннәр өчен, 5се балаларныкы. Дим районы хастаханәсеннән тыш, 5 ИВЛ аппаратын Уфа шәһәренең 8 нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм 2 аппаратны Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе алган. Балалар өчен 5 аппарат республиканың балаларга медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларына бүленәчәк. Бу юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк“, – диде сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин.
Үпкәне ясалма җилләтү аппараты, пациент мөстәкыйль сулыш ала алмаганда, сулыш функциясен алмаштыру өчен кулланыла. Алар операция бүлмәләрендә, интенсив терапия һәм реанимация палаталарында кулланыла. ИВЛ аппаратларының төп бурычы – канның нормаль оксигенациясен (канның кислород белән туенуын) тәэмин итү һәм углекислотаны чыгару. Табиб, пациентның антропометрик күрсәткечләренә карап, паталогиянең тирәнлеген билгели.
Чыганак: Башкортостан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: