Барлык яңалыклар

Чыгымнарны күтәрәләр!

Башкортстанда продукцияне халыкара сертификацияләүгә чыгымнарны субсидияләү башланачак.

20 апрельдән Башкортстанда экспортерлар тарафыннан Халыкара сертификациягә чыгымнарның бер өлешен кайтару буенча субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итү башлана. Бу турыда Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Бер гариза бирүчегә субсидиянең максималь күләме ике миллион сумнан артык түгел.
Экспортерларны субсидияләү Русия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Программада халыкара сертификациягә киткән чыгымнарын алу өчен республиканың чимал булмаган энергетика товарлары җитештерүче кече һәм урта предприятиеләре катнаша ала.
“Субсидия алу өчен гаризалар 2020 елның 20 апреленнән акчаларны тулысынча үзләштерүгә кадәр кабул ителә”,– дип хәбәр итә Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенә караганда, Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып эшкуарларның продукцияне халыкара сертификацияләүгә тоткан чыгымнарының бер өлешен субсидияләү башлануы турында белдерде.
Җитештерүчеләргә сертификация чыгымнарының бер өлешен каплау турында карар республика товар җитештерүчеләреннән социологик сорашып белешүдән соң кабул ителгән.
Респондентларның 95 проценты чит илләргә продукция сату өчен сертификация алуның иң зур чыгымнарның берсе булуын билгели.

Автор фотосы.
Читайте нас: