Барлык яңалыклар

Коронавирус укуга киртә түгел!

Башкортстан мәктәпләрендә коронавирус пандемиясе чорында дәресләр онлайн-режимда бара.

Балаларга коронавирус пандемиясе янамасын өчен, Башкортстан мәктәпләре 6 апрельдән онлайн-режимда укытуга күчте.
Дәресләрнең озынлыгы 30 минут тәшкил итә. Икенче дәрестән соң укучыларны 20 минутлык тәнәфес көтә. Ул балалар ашап алсын өчен бирелә.
Башлангыч сыйныф укучылары – көненә дүрт дәрес, уртанчы сыйныфлар – алты дәрес, югары сыйныф укучылары җиде дәрес укый.
Беренче онлайн-дәресне 6 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
“Бүген безнең республикада 450 меңнән артык малай һәм кыз каникуллардан соң беренче дәресне үз сыйныфларында түгел, ә дистанцион рәвештә уздырачак. Бу безнең өчен беренче шундый кызыклы, әмма катлаулы хәл. Без сезнең өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыштык, – диде Радий Хәбиров. – Бүген барысы да сезнең үзегездән тора. Сезнең киләчәгегез ни дәрәҗәдә яхшы, тәртипле укуыгызга, белем алырга тырышуыгызга бәйле. Бүген – кеше булып калып, якыннарына һәм туганнарына ярдәм итеп, үз батырлыгыңны күрсәтергә мөмкин булган геройлар вакыты. Мин күп еллардан соң, үзегезнең балаларыгызга чын кешеләр булуыгыз турында горурланып сөйли алуыгызны теләр идем".
Төбәк Башлыгы чыгышыннан соң, бөтен республика буенча онлайн дәресләр башланды.
6 апрельдән башлап "БСТ", "Башкортстан 24", "Вся Уфа", "ЮТВ" телеканалларында беренче сыйныф укучылары өчен теледәресләр үткәрелә. Алар көн саен уза.
Телевизион дәресләр әдәби уку, урыс теле, математика, әйләнә-тирә дөнья, ИЗО, технология, музыка фәннәреннән үткәрелә. "Беренче сыйныф укучылары өчен теледәресләр" проекты, беренче чиратта, теге яки бу сәбәпләр аркасында онлайн-режимда шөгыльләнә алмаучы беренче сыйныф укучыларына исәпләнгән.
Беренче көнне республиканың 450 мең укучысы Интернетка керде, әмма система берьюлы бу кадәр йөкләнешне күтәрә алмады. Нәтиҗәдә, укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да катлаулы хәлдә калды.
"150 мең бала, 9 меңгә якын укытучы, 14 муниципалитет 12.00дән 13.00гә кадәр системада эшләде. Без Русиянең санлы белем бирү платформаларының ничек эшләвен карадык. Илнең бик күп мәктәпләре кулланган “Русия электрон мәктәбе” порталы да тест узганда “туктады”. Бүген әлеге хәл кабатланды, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Башка төбәкләрдә дә шундый ук проблема. Учи.ру, ЯКласс, Яндекс.Учебник кебек актив кулланылган платформалар да “туктап” калды".
Министр ассызыклавынча, әлеге җитешсезлекләр белән бәйле рәвештә, укытучыларга дистанцион укытуның икенче формасына — электрон кейсларга күчәргә кушылган. Бу очракта укытучы укучылар белән электрон журнал, электрон почта, яки мессенджерлар аша аралаша.
Ничек кенә булмасын, уку-укыту процессы дәвам итә. Югары уку йортлары да онлайн укытуга күчте.
Фото: Zazaschool.com
Читайте нас: