Барлык яңалыклар

Ел экспортёрлары. Кемнәр алар?

Башкортстанда “Ел экспортёры” конкурсының җиңүчеләре игълан ителде.

Башкортстанда “Ел экспортёры” конкурсының җиңүчеләре игълан ителде.
Әлеге конкурс Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды. Хәтерегезгә төшерәбез, шушы гомумдәүләт проекты эчендә республикада ике төбәк проекты башкарыла. Болар: “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” һәм “Башкортстан Республикасында халыкны хезмәтләндерү экспортын үстерү”.
“Ел экспортёры” конкурсының төп максаты – Башкортстанда җитештерелгән продукциянең чит төбәкләрдә конкурентлыгын арттыру, предприятеләрнең экспорт буенча эшчәнлеген үстерү. Шунысы мөһим: анда катнашырга теләгән оешмалар бары тик үзләре җитештергән чималны гына чит төбәк кулланучыларына чыгарырга тиеш.
2020 елда экспортерлар конкурсында республиканың 28 компаниясе катнашты. Шуларның 8е – эре бизнеска, 20се кече һәм урта эшкуарлык өлкәләренә карый иде. Катнашучылар берничә критерий буенча бәяләнде: продукцияне экспортлауның еллык күләме, экспорт йөкләнешләре саны, экспорт географиясе, экспорт продукциясе номенклатурасы, шулай ук Русиядә һәм чит илләрдә үткәрелгә халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу.
Нәтиҗәдә, 11 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Хәзер алар “Ел экспортёры” конкурсының Мәскәүдә узачак бөтерусия финалында катнашу хокукына ия булды.
Фото: Yanzori.rbsmi.ru
Читайте нас: